«Уку иле» әдәби уен (6+)

27 сентябрь көнне 3 нче санлы китапханәдә «Уку иле» дигән әдәби уен үтте. Балалар әкиятләр буенча мавыктыргыч викторинада катнашты, сорауларга җавап биреп, алар үзләренең белемнәрен күрсәтте, шулай ук тормышта кирәкле булган акыллы киңәшләрне истә калдырды. Чарада катнашучылар тасвирлаган буенча әкият геройларын таныды, аларның кайсы әкияттә яшәвен, авторы кем икәнен әйтте.

шгнә
Литературная игра Страна Читалия (1)
Литературная игра Страна Читалия (2)
Литературная игра Страна Читалия (5)
Литературная игра Страна Читалия (6)
Әлеге шау-шулы һәм күңелле биремнәрдән соң, чараның төп герое – китапка игътибарны юнәлттеләр. Аның барлыкка килүен – урмандагы агачтан китапханәдәге киштәгә кадәр бар үткән юлын күзәттеләр. Аны тудыруда катнашучы барлык һөнәр ияләрен санадылар, китапның төзелеше турында искә төшерделәр. Чарага «Кем күп укый, шул күп белә» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. Яшь китап сөючеләр игътибарына А. С. Пушкин, А. Барто, К. Чуковский, С. Маршак, С. Михалков һ.б. классик язучылар һәм шагыйрьләр әсәрләре буенча китаплар тәкъдим ителде. 

Уенның барлык катнашучылары бик күп уңай тәэсирләр һәм яхшы кәеф алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: