«Гаилә кыйммәтләре эзеннән» интеллектуаль уен (12+)

Гаилә елында 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге өлкән сыйныф укучылары өчен «Гаилә кыйммәтләре эзеннән» дигән интеллектуаль уен үткәрде. Гаилә – кеше тормышындагы иң яхшы нәрсә. Ул һәркем өчен барлык башлангычларның башы булып тора. Гаиләдә – мәхәббәт, ярдәм, илһам, көч, өмет-ышанычлар. 

бб
20240927_134608
IMG_7746
Балалар рус һәм татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары белән танышты. Алар гаилә йолалары, кыйммәтләре турында белде, «Гөрләвек», «Качышлы», «Алтын капка», «Тимербай», «Буш урын» кебек борынгы халык уеннары һәм күңел ачуларын искә төшерде һәм элекке ризыкларның исемнәрен танып белде. Чара азагында гаилә викторинасы узды. Катнашучылар үз күзаллауларын киңәйтте, китапханәдә вакытларын файдалы итеп уздырды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: