«Аюга күчтәнәч» кычкырып укулар (0+)
27 сентябрь көнне 10 нчы санлы китапханә үзенең яшь китап сөюче дусларын танылган рус балалар шагыйре һәм прозаигы, 150 дән артык китап авторы, 2024 елда 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Владимир Александрович Степанов белән танышырга чакырды. Әлеге авторның кызык һәм гыйбрәтле, шаян һәм тәрбия бирүче кыска әдәби әсәрләре рус теленең байлыгын ачып сала, күзаллауны киңәйтә, иң яхшы кешелекле хисләр тәрбияли.
|