«Күңелдә туган сүзләр» әдәби-музыкаль очрашу (6+)

1 октябрьдә 14:00 сәгатьтә шәһәр үзәк китапханәсендә Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь һәм журналист Рахмай Хисматуллинның тууына 90 ел булуга багышланган  «Күңелдә туган сүзләр» дигән әдәби-музыкаль очрашу узачак. Чара барышында кунаклар талантлы язучы һәм әсәрләре татар теле дәреслекләренә кертелгән дистәдән артык китап авторының тормыш юлы һәм иҗаты белән тирәннәнрәк таныша алачак. 

Очрашуда Чаллы һәм Түбән Камадан язучылар чыгыш ясаячак, алар үзләренең Р.Хисматуллин белән булган иҗади дуслыклары турында истәлекләре белән уртаклашачак. Чара программасында шәһәр артистларының Рахмай Хисматуллин сүзләренә язылган җырларны башкаруы һәм балалар бакчасыннан, урта мәктәпләрдән килгән балаларның шигырьләр сөйләве каралган. 

Поделиться: