«Чикләрсез китапханә» Ачык ишекләр көне (0+)

Ачык ишекләр көне – ул шәһәрдәге барлык китапханәләренең яхшы бер традициясе. Менә 13 нче санлы китапханә дә бик шатланып үз укучыларына һәм барлык шәһәрдәшләргә үзенең кызыклы программасын тәкъдим итә. Кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Исәнме, китаплар иле» экскурсиясе оештырылды. Экскурсия барышында 2 нче сыйныф укучылары балалар абонементы, китапханә һәм китаплар фондын куллану кагыйдәләре белән танышты. Чынбарлык белән тулыландырылган 3D һәм 4D форматтагы энциклопедияләр аеруча зур кызыксыну уятты. Балалар «Яраткан китаплар битләре буйлап» дигән әдәби уенда катнашты.

4уөекуөе
13 ф. дод 5
13 ф. дод 6
13 ф. дод 8
13 фил дод 7
13ф. дод 2
13ф. дод 3
13ф. первая
13ф. дод 4

«Яңа әдәбиятны татып карау» күргәзмәсендә күптөрле – җитди дә, җиңелчә дә уку өчен китаплар белән танышырга мөмкин булды. Күргәзмәдә Д.Грэйның «Как исправить отношения за 5 минут»,  Д. Моссның «Общайся лучше чем Карнеги» кебек психология буенча китаплары, төрледән-төрле жанрлар: маҗара, мәхәббәт романнары, детективлар, фантастика һәм мистикага караучы чит ил һәм үзебезнең ил язучылары китаплары тәкъдим ителде. Күргәзмәнең аерым бер бүлеге китапханәгә килүчеләрне балалар китаплары белән таныштырды. Теләге булганнар кызыксынып тәкъдим ителгән басмаларны карады һәм күңелләренә хуш килгән китапны сайлап ала алды. «Китапның дус кызы» мастер-классына кул эшләрен яратучы балалар килде. Китап кыстыргычы – ул уку елының һәм әдәбият укуның мөһим атрибуты. Балалар китап кыстыргычлары төрләре белән танышты. «Өйдә, подъездда минем куркынычсызлык кагыйдәләрем» дигән мәгълүмат белән файдалы һәм кабатланмас китап кыстыргычлары әзерләделәр. 
Көн яраткан һәм яңа китаплар белән очрашуларга бай булды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: