«Китапханә кунаклар көтә!» экскурсиясе (6+)

25 сентябрьдә, Ачык ишекләр көнендә, 17 нче санлы китапханә хезмәткәрләре бик күп кызыклы һәм танып белү чаралары уздырды.  
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар «Китапханә кунаклар көтә!» экскурсиясенә чакырылды. Нәниләр киттапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышты, «Мин китап белән дус» уены уйнады. Экскурсия вакытында балалар әкият персонажы Убырлы Карчык белән очрашты һәм чараны «Яраткан әкиятләр битләре буйлап» викторинасы тәмамлады.
Яңа китаплар сөючеләрне «Безнең яңа китаплар» исеме астында күргәзмә-яңа китапларга күзәтү көтте.

аровао
1727244974074 — копия
Мастер-класс «Любимый сказочный герой»
Обзор
20240925_132619 (1) — копия

Яңа китап белән очрашу – ул һәрчак кызыклы һәм файдалы. Китапхангә яңа китаплар кайту – ул һәрвакыт кечкенә генә бәйрәм! Чөнки китап – ул бөек хәзинә, белем һәм акыл чыганагы. Ул яңа горизонтлар ача, уйлану өчен азык бирә. Теләге булганнар «Табышмакны чиш!» уенында катнаша алды. Белмәмеш белән бергә балалар «Иң җитезе» викторинасында катнашты, китапларга, әдәби жанрларга һәм әкият геройларына багышланган сорауларга җавап бирде. 
«Яраткан әкият герое» мастер-классы аеруча зур кызыксыну уятты.
Мастер-класс яшенә карамастан теләге булган барлык катнашучылар өчен оештырылды, балалар яраткан мультфильм геройларын сайлап алды һәм гипстан фигуралар ясады.  
Чара кунаклары үз эшләрен ясаганда иҗади сәләтләрен күрсәтә алды, ә чара тәмамлангач, аларны өйләренә алып кайтып китте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: