«Очрашу урыны – китапханә!» ачык ишекләр көне (6+)

25 сентябрь көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе «Очрашу урыны – китапханә!» дигән исем астында ачык ишекләр көне уздырды.
Балалар өчен китапханә белән танышу – ул яңа, тылсымлы һәм гадәти булмаган кызыклы китап дөньясын ачу. Чара кунаклары мавыктыргыч китаплар дөньясына юл тотты. Яшь укучылар китапханәнең төзелеше, нәрсә ул «абонемент», «формуляр», һәр китапның үз урыны булуы һәм китапханәдә китапларның нинди принцип буенча урнашуы турында белде. Китапханәче балаларга китапханәгә ничек язылу, китапларны ничек сайлау, китапны сакчыл куллану һәм китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде. 

вапыии
(1)IMG_1374
(2)IMG_1376
(4)IMG_1391
(3)IMG_1383

Ачык ишекләр көне бик матур хис-кичерешләр калдырды һәм китаплар иленә яңа укучыларны җәлеп итте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: