А.С. Пушкинның тууына 225 ел тулуга багышланган «Рус даһие даны өчен» Бөтенроссия акциясе (6+)

2024 елның 25 сентябреннән 15 октябренә кадәр, «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» ведомствоара мәдәни-мәгариф проекты кысаларында, рус әдәбияты классигы Александр Пушкинның тууына 225 ел тулуга багышланган «Рус даһие даны өчен» Бөтенроссия акциясе узачак.
Александр Сергеевич Пушкин – бөек рус шагыйре һәм хәзерге заман рус әдәби теленә нигез салучы. Ул һәрвакыт рус мәдәниятенең иң танылган шәхесләреннән берсе булып калачак. Без барыбыз да әлеге бөтен дөньяга танылган шагыйрьнең иҗаты белән балачактан ук «Балыкчы һәм балык турында әкият»еннән таныша башлыйбыз, аннан соң мәктәп программасы кысаларында шигырьләрен ятлыйбыз, пьеса һәм прозасын укыйбыз. Быел А.С.Пушкинның тууына 225 ел тулды, һәм бу әһәмиятле вакыйга безгә тагын бер кат рус даһиеның бөек мирасына мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек тудыра. 
Россиянең барлы мәктәп укучылары иҗади ярышта катнаша һәм үзләренең әдәби, артистлык һәм сәнгать буенча сәләтләрен түбәндәге номинацияләрдә күрсәтә ала:
🎭 «Пушкин һәм театр» (шагыйрьнең әсәрләре буенча театраль куелышлар);
📜 «Пушкин укулары» (А.С. Пушкин әсәрләрен уку);
📖 💡 «Яңа гасырда да Пушкин безнең белән» (шагыйрьгә һәм аның иҗади мирасына багышланган катнашучының үзе язган әсәре);
🎨 «Пушкин рәсемнәрдә» (А.С. Пушкин портреты яки аның әсәрләренең берсенә иллюстрация).

Тулырак безнең порталда: https://культурадляшкольников.рф/actions/vserossiyska..
Акция нәтиҗәләре буенча театр һәм әдәбият өлкәсендә танылган белгечләрдән торучы комиссия 50 кызыклырак дип санаган җиңүче эшләрне сайлап алачак, алар «Культурадляшкольников.РФ» порталында басылып чыгачак.

#МинкультурыРоссии #роскультпроект #Культурадляшкольников #кдш #РоссийскийФондКультуры

Поделиться: