«Туган көнең белән, Смайлик!» акциясе (6+)
19
Сентябрь 2024
Пәнҗешәмбе
Һәр елны, 19 сентябрьдә, дустанә электрон символ – Смайликның туган көне билгеләп үтелә. 13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре әлеге көнне түбәндәгечә билгеләп үтәргә тәкъдим итте: балалар, үз кәефләренә туры килгән смайликны ябыштырып, «Минем кәеф» квилт-плакатын тутырды, «Әкияти смайликлар» интерактив викторинасында катнашты һәм смайликлардан ясалган гыйбарәләрне танып белде. Смайликлар чат яки электрон почта аша аралашканда җитмәгән тавыш интонациясе һәм мимиканы алыштыра, арадашчыны яхшырак аңларга ярдәм итә, аның кәефен тоярга мөмкинлек бирә, шуның өстенә алар кызык һәм бары тик уңай хис-кичерешләр генә тудыра. |