«Менә сентябрь безгә таба атлый, кәрҗинендә нәрсә алып килә?» кызыксынучаннар сәгате (0+)

Сентябрь – көзнең бүләкләргә бай ае! Бакча-кырларда көзге уңыш җыю эшләре бара. Бакчаларда һәм дачаларда никадәр күп җиләк-җимеш һәм яшелчәләр, түтәлләрдә күпме матур чәчәкләр үсә, табигать күптөрле гөмбәләр һәм җиләкләре белән сыйлый. 
Иң нәни укучылар 12 сентябрь көнне Көз белән танышыр өчен китапханәгә килде. Алар китапханәче белән берлектә «Сентябрь» аеның үзенчәлекләре һәм аның белән бәйле халык ышанулары турында белде.  

рплоьрплрп
вот осенние листочки
как много грибочков
мы варенье наварили
наши поделки
осенние цветочки
слхраним листочки на зиму
собираем урожай
урожай мой, урожай
яблочки, зеленые
ягобки и яблочки в ведерки положу

Яшь кызыксынучыларны «Бакчаларда» презентациясе көтте, анда күптөрле яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр турында сөйләнде. Аны караганнан соң балалар яшелчә, җимеш һәм төрле җиләкләргә багышланган табышмаклар чиште. 

«Яфраклар һәм тамырлар», «Яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр» уеннары беркемне дә битараф калдырмады. Уеннар барышында исемнәрен дөрес итеп атарга һәм яшелчә һәм җиләк-җимешләрне кәрҗиннәргә аерып җыярга кирәк булды. 
Шулай ук катнашучылар «Дүртенчесе артык» уены уйнады, «Гөмбә табышмаклары»н,  «Гөмбә арифметика»сын чиште.
Чара азагында Виталий Бианкиның сентябрь ае турында хикәясен тыңладылар. Барысы да файдалы һәм бик кызыклы булды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: