«Яңгыр булып күкләр елый» хәтер сәгате (12+)

11 сентябрь көнне 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын сентябрьдә билгеләп үтелүче Террорчылыкка каршы көрәшкә теләктәшлек белдерү көне кысаларында уздырылучы чарага чакырды. 
Террорчылык — рәхимсез җинаять. Чарада балаларга террорчылыкның тарихы, 21 нче гасырда Россиядә булган иң эре терактлар турында сөйләделәр. 2004 елның 1 сентябрендә Бесланда булган фаҗигага җентекләбрәк тукталдылар. Катнашучылар, «Беслан фаҗигасе» дигән тематик презентацияне карап, шул куркыныч көннәр вакыйгалары белән танышты. Чара барышында М. Михайловның «Беслан», Шаманның «Реквием», М.Бернесның «Журавли» җырлары яңгырады. Мониторинг һәм профилактика фәнни-тикшеренү үзәгеннән террорчылык һәм экстермистлык идеологияләренә каршы тору бучена профилактик видеолар каралды. 

варпаврп
10ф. Час памяти «Плачут дождем небеса»
10ф. Час памяти «Плачут дождем небеса»1

Чара азагында укучылар белән бергә террорчылыкка каршы көрәшкә юнәлдерелгән чаралар буенча фикер алыштылар. Һәр кешенең илдә һәм шәһәрдә тынычлык һәм тәртип өчен җаваплы булуы турында сөйләштеләр. Балаларның һәрберсе әлеге мәсьәлә буенча үз фикере белән уртаклашты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: