«Яшьләр белән эш буенча елның иң яхшы китапханәчесе» һөнәри бәйгесе (18+)

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

2024 елның 1 ноябреннән 29 ноябренә кадәр  «Республика яшүсмерләр китапханәсе» ТР ДБМУсе «Яшьләр белән эш буенча елның иң яхшы китапханәчесе» исеме астында китапханә белгечләре арасында һөнәри бәйге уздыра. 

Бәйге дүрт номинациядә үткәрелә:
– Шәһәр үзәк китапханәләре хезмәткәрләре арасында яшьләр белән эш буенча елның иң яхшы китапханәчесе;
– Авыл үзәк китапханәләре хезмәткәрләре арасында арасында яшьләр белән эш буенча елның иң яхшы китапханәчесе;
– Шәһәр китапханә филиаллары хезмәткәрләре арасында арасында яшьләр белән эш буенча елның иң яхшы китапханәчесе;
– Авыл китапханә филиаллары хезмәткәрләре арасында арасында яшьләр белән эш буенча елның иң яхшы китапханәчесе.

Бәйгедә яшенә, белеменә, вазифасына карамастан, Татарстан Республикасы шәһәр округлары һәм муниципаль районнары китапханәләре хезмәткәрләре катнаша ала.

Бәйгедә катнашу өчен 2024 елның 22 ноябренә кадәр, электрон теркәлү формасын тутырып (Нигезләмәнең 1 нче Кушымтасына ярашлы гариза формасы), гариза бирергә кирәк. Гаризада Яндекс.Диск, Google Диск, Облако Мail.ru да  «Иң яхшы – районның/шәһәрнең исеме – катнашучының фамилиясе» исеме белән урнаштырылган документларга сылтама күрсәтелә.

Бәйгенең Нигезләмәсе һәм гариза үрнәге

Катнашырга теләгегез турында методик бүлеккә хәбәр итүегезне сорыйбыз 70-12-52

Поделиться: