«Экология һәм яшьләр: экологик культура булдыруда китапханәләрнең роле» Республика семинары (18+)

2024 елның 25 сентябрендә Татарстан Республикасының Саба муниципаль районы Әбрар Кәримуллин исемендәге Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының район китапханәсе базасында төбәк модель муниципаль китапханәләре белгечләренең  «Экология һәм яшьләр: экологик культура булдыруда китапханәләрнең роле» Республика семинары узды. 

Семинар Республика яшүсмерләр китапханәсе каршында оештырылган «Мәдәният» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасында модель китапханәләр булдыру буенча Проект офисы ярдәме белән үткәрелде. 
Семинарда Чаллы шәһәренең «ҮКС» МБУ хезмәткәрләре: директор урынбасары Недопекина О. И. һәм  заведующая отделом методик һәм инновацион эш бүлеге мөдире Миронова Д. Н. катнашты.
Семинарда катнашучыларга сәлам сүзләре белән ТР Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов чыгыш ясады. 

араим
111
1111
11111
111111111
photo_5393316091901633823_y
photo_5393316091901633831_y

«Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсе директоры Л. Р. Билалова Әбрар Кәримуллин исемендәге район китапханәсе буенча экскурсия уздырды.
«Республика яшүсмерләр китапханәсе» ТР ДБМУсенең инновацион һәм методик эшчәнлек буенча директор урынбасары А. Шайтанова «Китапханә эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе буларак экологик культура булдыру» темасы буенча китапханәләр эше тәҗрибәсенә күзәтү үткәрде.
Татарстан Республикасы китапханәләре базасында «Авыл яши – Деревня живет» пилот проектын тормышка ашыру турында ТР Дәүләт Советы депутаты, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте буенча комитет рәисе, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Т. Г. Һадиев сөйләде.
Семинар барышында Россия китапханәләренең экологик юнәлештә онлайн-форматта эш тәҗрибәсе тәкъдим ителде. 
Ульяновск шәһәре ҮКС МБМУсенең А.Ф.Трешников исемендәге 7 нче санлы махсуслаштырылган модель китапханәсенең балалар белән эш буенча сектор мөдире Т. Н. Степанкова «Экологик агарту тармагында модель китапханә продуктлары һәм хезмәтләре» дигән доклад белән чыгыш ясады һәм тыңлаучыларны балалар һәм яшүсмерләр аудиториясе өчен экология темасына чаралар уздыру тәҗрибәсе белән таныштырды. 
Щёлков үзәк китапханәсенең төп эшчәнлек буенча директор урынбасары  Г.С. Бовдуй семинарда Щёлков яшүсмерләр китапханәсе базасында «Игелекле пластик» Экоүзәге булдыру һәм аның агарту эшчәнлеге турында сөйләде.
Псков шәһәре ҮКС МБМУсенең «Радуга» балалар экологик модель китапханәсе китапханә-мәгълүмат хезмәтләре маркетингы секторы мөдире И.В. Столова укучыларны экологик агартуда социаль партнерлык темасын ачып салды. 
Семинар проект офисы әгъзалары – Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге мөдире Л.М.Нәҗметдинова һәм фәнни тикшеренүләр һәм инновацияләр секторы мөдире С.Р.Дәүләтшина, Татарстанның модель китапханәләре вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл белән тәмамланды. 
Мондый чараларада катнашу китапханәләргә һөнәри элемтәләр булдырырга ярдәм итә, ә бу, үз чиратында, экологик белемнәрне һәм тәҗрибәләрне киңрәк даирәгә таратуга китерә. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: