«Китапханә – китаплар йорты» экскурсиясе (6+)

5 сентябрь көнне кече мәктәп яшендәге балалар Китап каласына мавыктыргыч сәяхәт кылды. Балалар «китапханә» сүзенең ике өлештән торуы турында белде, китапханә турында әкиятне тыңлады, сорауларга җавап бирде.  «Три кота» мультфильмын карап, ни өчен китапханәгә йөрергә кирәклеген аңладылар. Китапханәче абонемент һәм уку залы, журналлар, китапны куллану кагыйдәләре белән таныштырды, китапларны ничек сайларга һәм үзеңне китапханәдә ничек тотарга икәнлеген аңлатты, балалар «формуляр» сүзенең нәрсә аңлатуы һәм китапханәгә ничек язылырга мөмкин булуын белде. 

проев
20240905_144757
IMG-20240905-WA0044

Укучылар зур кызыксыну белән «Әкияттә кунакта» викторинасында катнашты, аның барышында яраткан әкиятләренең геройлары белән танышты һәм искә төшерде. Балалар бик теләп әкият сорауларына җавап бирде, шулай ук күргәзмәдәге китапларны карады. Аларга әлеге очрашу бик ошады! Чара азагында китапханәче барлык балаларны да китапханәгә язылырга чакырды. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: