«Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» китапларын укыйм» мәдәни проектына нәтиҗәләр ясалды (0+)

«Үкс» МБУнең шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Хәмидуллина Роза Галимулла кызы, Янмурзина Акйолдыз Ядкарь кызы, Мөхәмәдиева Миләүшә Шәйхразый кызы «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» нәшрият эшчәнлегенә теләктәшлек итү программасы тарафыннан оештырылган «Рухият» китапларын укыйм» мәдәни проектында катнашты. Ул «Татар телендә иң күп укылучы балалар китабы», «Татарстанның иң актив әдәби берләшмәсе, Язучылар берлеге бүлеге», «Татнефть» хәйрия фонды программасы белән нәшер ителгән китапларны укуга җәлеп итү буенча иң актив китапханә» дигән өч номинациядә үткәрелде.   
Шәһәр үзәк китапханәсенең Әдәбият тарихы музее хезмәткәрләре Хәмидуллина Р.Г. һәм Янмурзина А.Я. 2024 елның 4 сентябрендә Әлмәт шәһәренең «Нефтьче» мәдәният йортында узган бүләкләү тантанасында булды. 

враьыарвь
88e3405d-189a-47e6-a9de-27ace1d378e2
230f0098-1075-48c9-8f8b-1e7c4e3c596e
00955e1c-e724-43c9-a802-ddf64ba9529d
aafffbb3-1e96-4967-bc80-fbb000f38e96
cc499247-0dae-43b1-b295-c92cff1d023e
e4e8703d-3331-492c-bcd4-c4cb554f8810

Туган телне саклау, милли әдәбиятны үстерү һәм «Татнефть» хәйрия фондының китапларын алга этәрү буенча нәтиҗәле эш алып баруы өчен Чаллы шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы «Татнефть» хәйрия фондының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
«Татар телендә иң күп укылучы балалар китабы» номинациясендә »Әйдәгез, дуслашыйк!» китабы өчен язучы, ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Факил Миңнемөхәммәт улы Сафин 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.  

Аны әлеге җиңүе белән тәбрик итәбез!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: