«Уч төбендә дөнья» акциясе (6+)

3 сентябрь, террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көнендә, 16 нчы санлы китапханә террорчылык акты корбаннары истәлегенә «Уч төбендә дөнья» дигән акция уздырды. Балалар тынычлык теләкләре белән үз уч төпләре формасында кәгазь күгәрченнәр ясауда актив катнашты. Әлеге ак кошлар – тынычлык һәм изгелек символлары белән китапханә тәрәзәләрен бизәделәр. 

пвв
20240903_113310
20240903_113637
20240903_125726
20240903_125932
20240903_130207
20240903_164317
20240903_164327
20240904_094302

Акция барышында китапханә хезмәткәрләре «Террорчылык – кешелеккә янаучы куркыныч» дигән белешмә кәгазьләр таратты, анда террорчылык, ничек итеп аның корбаны булмаска һәм теракт куркынычы янаганда үзеңне ничек тотарга икәнлеге турында мәгълүмат бирелгән иде. Бар көчләрне берләштереп, планета кешеләре террорчылыкка каршы тора, тормышларны һәм җир йөзендә Тынычлыкны саклый ала. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: