«Куркынычсызлык формуласы» мәгълүмат сәгате (12+)

3 сентябрь көнне 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге укучылар өчен террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган «Куркынычсызлык формуласы» дигән мәгълүмат сәгате уздырды. Чара барышында катнашучылар куркынычларның табигый, техноген һәм социаль булуы турында мәгълүматны тыңлады. Алар төрле тормыш хәлләрендә үз-үзләрен ничек тотарга, террорчылык актлары вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белде. Балалар «Әгәр син заложникка эләксәң …», «Сез шикле әйбергә тап булдыгыз…», «Әгәр сез ату тавышлары ишетсәгез…» кебек текстлы биремнәр сорауларына җавап бирде. Әлеге тема буенча китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. Өлкәннәр һәм балалар куркыныч янаганда игътибарлы булырга, ярдәм сорарга һәм ярдәмгә мохтаҗларга булышырга тиеш. 

Поделиться: