«Ачык һавада китапханә» җәйге уку залы сезонын япты (0+)

Шәһәр үзәк китапханәсендә үткәрелүче «Ачык һавада китапханә» җәйге уку залы шәһәр халкы өчен чын-чынлап ял итү урынына әйләнде. Җәй буе монда, вакытларын файдалы итеп үткәрү һәм саф һавада китап укудан ләззәт алу өчен, гаиләләр җыелды. 
«Күңелле уку» мәйданчыгында шәһәрдәшләр игътибарына китаплар һәм журналлар тәкъдим ителде, буккроссинг почмагында өй китапханәсендәге китаплар белән алмаштылар. «Уен вакыты» мәйданчыгында уен программалары, әдәби бәйгеләр, викториналар һәм өстәл уеннары оештырылды. «Арт-мәйданчык»тагы мастер-класслар балаларны иҗат дөньясына алып кереп китте. 

20240731_145625
IMG_2148
IMG_2152
IMG_2248
IMG_2416
IMG_2419
IMG_2447
IMG_2448
IMG_2694

Өстәл уеннары, шаян викториналар, әдәби әсәрләр буенча квестлар, асфальтта рәсем ясау — болар барысы да нәни укучыларда кызыксыну уятты. Чараларның күптөрле булуы балаларга вакытларын файдалы итеп уздырырга, бер-берсе белән аралашырга, яңа нәрсәләргә өйрәнергә мөмкинлек бирде. Җәй дәвамында шәһәрдәшләр китап алмашып укый алды. 
Өлкәннәр дә җәйге уку залының эшенә яхшы бәя бирде. Алар мондый чаралар оештырган өчен китапханәчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Күп кенә ата-аналар әлеге чараның балалар өчен саф һавада булу һәм китап уку белән мавыгу өчен менә дигән мөмкинлек булуын ассызыклап үтте. 
Җәйге уку залы сезоны барышында укучылар саны арту күзәтелде. Шәһәребезнең меңнән артык кешесе җәйге уку залында булды. Бу исә мондый чараларга чыннан да ихтыяҗ булуын күрсәтә. 
Сезон ябылу белән китапханә хезмәткәрләре җәйге уку залының эшенә анализ ясады. Алар уңай моментларга игътибар бирде һәм тагын да яхшырту мөмкинлекләре турында фикер алышты. Киләсе елда да җәйге уку залын оештырырга, әмма чараларны тагын да кызыклырак һәм күптөрлерәк ясарга дигән нәтиҗә чыгарылды. 
«Ачык һавада китапханә» җәйге уку залы чаллыларның ялын кызыклырак һәм файдалы иткән яхшы башлангыч булып чыкты. Бу мәдәни аралашу урыны, монда балалар һәм ата-аналар рәхәтләнеп китап укый һәм бергә-бергә вакытларын уздыра алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: