«Яратам сине, Татарстаным!» туган якны өйрәнү сәгате

29 август көнне 3 нче санлы китапханәдә, Татарстан Республикасы көненә багышлап, «Яратам сине, Татарстаным!» дигән туган якны өйрәнү сәгате узды. Балалар туган республикалары тарихы, татар халкының гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте, республикабызның дәүләт символлары – гимны, байрагы, гербы, аның территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеге турында күп кенә яңа мәгълүматлар алды. Яшь укучылар «Ватаным – минем Татарстан» туган якны өйрәнү викторинасы сорауларына җавап бирде, бик күп матур хис-кичерешләр алды һәм туган республикалары турында яңа белемнәргә баеды.   

 

 

Поделиться: