«Җәлилчеләр мәңге онытылмас» экспозициясе (0+)

Муса Җәлил исеме кешелеклелек һәм батырлык символына әйләнде. Язучы кыска, әмма кайнап торган эшчәнлек белән тулы тормыш юлы үтә. 
Чаллы шәһәре үзәк китапханәсенең әдәбият тарихы музеенда татар шагыйре Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган экспозиция эшли. Теләге булган һәркем Җәлил тормышы, аның иҗат юлы һәм дөньяви әдәбиятка керткән өлеше турында сөйләүче төрле экспонатлар белән таныша ала.  Күргәзмәдә биографик басмалар, монографияләр, фотографияләр һәм документ күчермәләре тәкъдим ителә. Анда Муса Җәлилнең татар, рус, испан һ.б. телләргә тәрҗемә ителгән әсәрләрен, шулай ук аның автобиографиясе, кадрларны исәпкә алу буенча шәхси кәгазьләрен күрергә мөмкин булачак. Бөек шагыйрьнең иҗатын сөючеләр күргәзмәдә тыныч тормышта да, сугыш чоры вакытында да язылган шигырьләрен таба алачак. 
Ээкспозиция җәлилчеләргә, Муса Җәлилнең көрәштәшләренә багышланган бүлекне үз эченә ала, укучылар анда аларның биографиясе белән таныша ала. 
М.Җәлилнең күптөрле телләргә тәрҗемә ителгән шигырьләре бөтен дөнья буйлап таралган. Ул 1957 елда «Моабит дәфтәрләре» шигырьләр циклы өчен Ленин премиясенә лаек булган беренче татар шагыйре. 1956 елда үзенең туган илгә тугрылыгы өчен ул үлеменнән соң Советлар Союзы Герое дигән югары дәрәҗә белән бүләкләнә. 

Быел Муса Җәлил һәм аның 11 көрәштәше Берлиндагы Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтерелүенә 80 ел була. 

Теләге булганнарны экскурсиягә чакырабыз!

Поделиться: