«Безнең байрак данга күмелгән» тарихи викторина (6+)

22 август көнне 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге Гренада паркында  «Безнең байрак данга күмелгән» дигән тарихи викторина уздырды. Бу көнне без әһәмиятле вакыйга – День флага Россия Федерациясе байрагы көнен билгеләп үтәбез. Байракка хөрмәт хисе – ул үз тарихыңны, мәдәниятеңне һәм гореф-гадәтләреңне хөрмәтләү! Балалар Россия әләменең барлыкка килү тарихы, өч төсенең нәрсә аңлатуы, Россия Федерациясе байрагының нинди вакыйгалар барышында күтәрелүе турында белде. Үз белемнәрен тикшереп карарга һәм ныгытырга «Ватан нинди төстә?» викторинасы ярдәм итте.

аифаывтрФА
IMG_7375
IMG-20240822-WA0027
20240822_125748

Шулай ук балалар рәсем фрагментлары ярдәмендә илебезнең байрагын җыйды һәм асфальтта төсле акбурлар белән Россия әләме рәсемен ясады.  Азарт белән «Байракны тапшыру» эстафетасында катнаштылар. Бәйрәмдә катнашкан һәркем үзен бөек һәм көчле дәүләтнең бер өлеше итеп тоя, бөек Россия гражданнары булуы белән горурлана алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: