«Яхшы сюрпризлар һәм күңелле уй-ниятләр көне» бәйге-уен программасы (6+)

Җәйге каникулларның соңгы көннәре балалар өчен иң дулкынландыргыч чор. Аларның һаман да уйныйсылары һәм күңел ачасылары килә, ә уку турында уйлыйсылары килми. 21 август көнне 16 нчы санлы китапханә җирле иҗтимагый үзидарә оештырган ишегалды бәйрәменә кушылды һәм «Яхшы сюрпризлар һәм күңелле уй-ниятләр көне» дигән бәйге-уен программасы уздырды. Уен программасының башында балаларга «Тылсымлы дөньялар» филвордларын чишкәндә тапкырлыкларын һәм зиһеннәрен эшкә җигәргә, шулай ук  «Мемо» уенында танылган әкиятләр геройларының парын табарга кирәк булды. Аннан соң балалар, ике командага бүленеп, «Күңелле ярышлар», «Скакалка белән йөгерү», «Геройны тасвирла» һ.б. күңелле уеннарда, спорт эстафеталарында катнашты. Теләге булганнар өчен «Песикәйләр» дигән китап кыстыргычы ясау буенча мастер-класс үтте.

арварв
20240821_183750
20240821_184102
20240821_184813
фото 1
фото 2
фото 3
Фото 4
Фото 5
Фото 6
Чара азагында балалар зур паровоз булып «Тәмлетамаклар» станциясенә юл тотты, анда алар тәмле күчтәнәчләр алды. Барлык катнашучылар күтәренке кәеф һәм уңай хис-кичерешләр алып кайтып китте!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: