«Ачык һавада китапханә» (6+)

21 август көнне «Ачык һавада китапханә» җәйге уку залындагы чаралар якынлашып килүче бәйрәм – Россия Федерациясе Дәүләт байрагы көненә багышланды.
Китапханәчеләр балалар өчен «Акбур белән байрак рәсеме ясыйбыз» дигән җәйге күңел ачу чарасы оештырды. Катнашучылар Россия әләменең тарихы һәм аның төсләренең мәгънәсе турында мәгълүмат алып кына калмады, ә матур төсле акбурлар ярдәмендә асфальтта үз рәсемнәрен ясап, иҗади фантазияләрен дә күрсәтте. 
«Данлы Россия байрагы» әңгәмә-викторинасы Россия байрагы һәм аның тарихы турында белемнәрен тикшереп карарга мөмкинлек бирде. Шулай ук балалар өчен  «Безнең Татарстан – безнең байрак» дигән мастер-класс үтте. Балалар бик теләп яшел, ак һәм кызыл төстәге кәгазьләрне кисеп, бергә зур композиция ясады. Аларның иҗат җимеше үзенең матурлыгы һәм үзенчәлеге белән куандырды. 

IMG_2628
IMG_2634
IMG_2647
IMG_2661
IMG_2664
IMG_2672
IMG_2684

«Сәлам, Чаллы!» мастер-классында катнашучылар үз куллары белән сувенирлар ясады.
Китап алмашу барышында укучылар үзләренә ошаган китаплар ала алды. 
Балаларның мавыгып иҗат эше белән шөгыльләнүен, яңа белемнәр алуын һәм вакытларын файдалы итеп уздыруларын күрү бик рәхәт булды. Әлеге чара балалар өчен кызыклы һәм истә калырлык булгандыр һәм алар Россия байрагы көнен шатланып искә алырлар дип ышанып калабыз. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: