«Бергәләп укыгыз!» әдәби чатыр (6+)

20 август көнне 17 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Бергәләп укыгыз!» дигән чара уздырды.
Китапханәче балаларга үзлектән дә, өлкәннәр белән бергәләп укуның да файдасы турында сөйләде. Шуннан соң В.Осеева, Н.Носов, Л.Пантелеевларның хикәяләрен кычкырып сәнгатьле итеп укулар яңгырады.   
Бу әсәрләр төрле яшьтәге балаларга аңлаешлы, алар әхлак нигезләрен тәрбияли, аларда башка кешеләргә карата хөрмәт, гаделлек, тәртиплелек кебек сыйфатлар турында сүз бара. 

люплюиюап
17 ф Литературная беседка «Читайте вместе
17 ф Литературная беседка «Читайте вместе (2)

Зур булмаган хикәяләрне кычкырып укыганнан соң, балалар үз хис-кичерешләре белән уртаклашты. Бергәләп әдәби геройлар өчен борчылдылар, аларның кылган гамәлләре турында фикер уртаклаштылар, конфликтлы хәлләрдән чыгу юлларын таптылар. 
Чара азагында балалар үзләренә ошаган китапларны өйләренә алып кайтып китте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: