«Алмалы» танып белү-уен программасы (0+)

19 август көнне 11 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Асылташ» балалар  социаль приютында рус халык бәйрәме Алма Спасына багышланган танып белү-уен программасы уздырды.  
Балалар әлеге бәйрәмне Россиядә элек-электән урып-җыю белән бәйле төп җәйге бәйрәм дип санаулары турында белде. Ул халык арасында иң олылап билгеләп үтелүче бәйрәм була, ә аның көнен көз җитү белән бәйләгәннәр. Балалар алманың дәвалау үзлекләре турында белде һәм аның белән бәйле сынамышлар белән танышты, әлеге тәмле җимеш искә алынучы әкиятләрне, алма һәм аның мәгънәсе турында мәкальләрне искә төшерде. Сөйләгәннәрдән балалар әлеге көн җиткәнчегә кадәр яңа җитешкән алмаларны ашарга ярамаганлыгы һәм аннан ризыклар пешермәүләре турында белде. Ә инде бу зур крестьян бәйрәме көнне, киресенчә, алмаларны һ.б. җимешләрне агачтан өзеп алырга ярый. Шуннан соң, балалар «Алма викторинасы» сорауларына актив җавап бирде. Алмагач чәчәгенең ничә таҗы бар? Кайсы җимешне «кытай алмасы» дип атыйлар? Әлеге һәм башка сорауларга җавап бирде викторинада катнашучылар. «Алманы макта» бәйгесендә катнашучылар бик күп сыйфатларны искә төшерде! «Лунтик» мультсериалыннан «Алма» мультфильмын карадылар.

пррыарый
20240819_110506
IMG-20240819-WA0038
IMG-20240819-WA0039
IMG-20240819-WA0041
IMG-20240819-WA0056
IMG-20240819-WA0097

Шулай ук бу көнне нәниләр өчен «Алма» мастер-классы үткәрелде. Балалар журналлар белән эшләде һәм коллаж ясау техникасын өйрәнде. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: