«Гаилә масштабында уку» республика бәйгесе

Бесплатно
Время проведения: 9 сентября - 7 октября 2024 года

Р. Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе «Гаилә масштабында уку» дигән республика бәйгесендә катнашырга чакыра. Ул Россиядә Гаилә елы кысаларында үткәрелә һәм гаилә белән укуга теләктәшлек белдерү, уку культурасы тәрбияләү һәм үстерү, гаилә гореф-гадәтләрен буыннан-буынга тапшыруны саклауга юнәлдерелгән. 

Бәйгегә балалар әдәбиятын яхшы белүче, гаилә белән уку тәҗрибәсе булган, уку культурасы күнекмәләренә ия, үз гаиләләрендә гореф-гадәтләрне, телне һәм мәдәниятне саклаучы гаиләләр чакырыла. 
Бәйге биш номинациядә үткәрелә:
– «Иң иҗади һәм тату укучы гаилә»;
– «Иң укучы нәсел»;
– «Иң укучы гаилә – милли гореф-гадәтләрне саклаучы»;
– «Иң талантлы укучы гаилә»;
– «Гаилә белән уку агачы» («Минем гаиләмнең китап агачы»).

Бәйгедә 0-14 яшьтәге балалары булган гаиләләр катнаша ала.
Гариза һәм эшләр 2024 елның 9 сентябреннән 7 октябренә кадәр кабул ителә – бу 1 нче этап. 
Бәйгегә нәтиҗәләр 2024 елның 17 ноябренә кадәр ясалачак. 
Барлык катнашучылар – Катнашучы сертификаты, җиңүчеләр дипломнар һәм призлар белән бүләкләнәчәк, муниципаль дәрәҗәдә оештыручылар (кураторлар) Рәхмәт хатлары алачак. 

Бәйге турында тулырак мәгълүмат белән Нигезләмәдә таныша аласыз. 

Белешмәләр өчен телефон: 8(843) 521-18-61.

Поделиться: