Герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган шигырь бәйрәме

DSCN4485
DSCN4467
DSCN4475
DSCN4437

15 нче февраль көнне 11 нче шәһәр балалар китапханәсе балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган «Батыр йөрәкле шагыйрь абый» дип исемләнгән театральләштерелгән шигырь бәйрәме оештырды.

Балалар шагыйрьнең шигырьләре буенча рәсемнәр ясап килгәннәр иде. Аларның рәсемнәреннән, Муса Җәлилнең китапларыннан, журналдагы мәкаләләрдән күргәзмә төзелде.

Бәйрәм балаларның Муса Җәлил сүзләренә язылган «Әтәч» җыры белән башланып китте. Алып баручы балаларга Муса Җәлилнең шагыйрь генә түгел, ә сугышчы да, көрәшче дә булуы турында сөйләде. Экранда шагыйрьнең тормыш юлына багышланган презентация күрсәтелде. Балалар Муса Җәлилнең бик күп шигырьләрен яттан сөйләделәр. Бәйрәм театральләштерелгән формада үтте.

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең юбилеена багышланган шигырь бәйрәмебез балаларда шагыйрьгә карата ихтирам, горурлык хисләре тудырды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: