«Чаллы – икмәкле кала» уен программасы (0+)

8 август көнне 17 нче санлы китапханә хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен Чаллы элеваторының 110 еллыгына багышланган чара уздырды. 
Алып баручы уен формасында ипинең өстәлгә килеп керү тарихын, икмәкне үстерүнең никадәр авыр хезмәт булуы, аның бөртектән тәмле ипигә кадәр үткән юлы турында сөйләде. 

арпаврпвар
IMG_20240805_210431
20240712_100020

«Кечкенә бөртек бүләге» уенында балалар бодайның кайда үсүе турында белде, «Икмәк ничек туа» уенында ипи пешерергә өйрәнде. «Безнең икмәк турында» викторинасы сорауларына җавап биреп, үз белемнәрен күрсәттеләр.
Чара азагында балалар «Икмәк – иң олы ризык» презентациясен карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: