«Җил исе» күргәзмәсе (0+)

Үзәк китапханәнең сәнгать бүлегендә ТР рәссамнар берлеге әгъзасы Дарья Смолинаның шәхси күргәзмәсе ачылды.
Экспозициядә акварель белән башкарылган кырыктан артык пейзаж тәкъдим ителә.

открывкус ветра
CмолинаI
Смолина
Смолина1

Чараны үзенең сәламләү сүзләре белән ТР Халык рәссамы һәм Дарья Тарасовнаның беренче остазы Хаҗиев Мадияр Шәрип улы ачып җибәрде. Дарья адресына Чаллы рәссамнар берлеге идарәсе рәисе Ленар Әхмәтовтан, иҗатташлары Светлана Большаковадан, Әбүзәр Габдрахмановтан, Наталья Бабкинадан, Виктория Егоровадан, Мария Фадеевадан бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр яңгырады.

Чара винил композицияләр белән үрелеп барды.
Экспозиция 20 августка кадәр эшләячәк.
Рәхим итегез!

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: