«Китапны ачып – дөньяга күз салам» танып белү сәгате (0+)
29
Июль 2024
Дүшәмбе
29 июль көнне 17 нче санлы китапханәдә «Китапны ачып – дөньяга күз салам» дигән танып белү сәгате узды, анда безнең тормышны алардан башка күзалдына китерү мөмкин булмаган күркәм китаплар турында сөйләштеләр. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар шагыйрьләр һәм язучылар, Буратино, Чебурашка, Белмәмеш, Айболит кебек әкият геройлары турында белде. Алга таба китапханәче балалар белән яраткан китаплары турында фикер алышты. Чөнки һәр укучының үз яраткан китабы бар, аны кат-кат укыйсы килеп тора. Кемдер әкиятләр, кемдер шигырьләр, хикәяләр укырга ярата. Балалар хзләре укыганнардан алган хис-кичерешләре белән уртаклашты, китапларда үзләренә нәрсә ошавы, ә нәрсә ошамавы турында сөйләде. Чара азагында катнашучылар яңа китаплар белән танышты. |