«Әниемнең китап киштәсе» китап күргәзмәсе (18+)

6 нчы санлы китапханәнең өлкәннәр абонементында «Әниемнең китап киштәсе» дигән китап күргәзмәсе  эшли. Балаларны үстерү һәм тәрбияләү, миллионлаган проблемаларны чишәргә тырышу никадәр җиңел түгеллеген барыбыз да белә һәм кайвакыт акыллы киңәшкә мохтаҗлык туа. Китапханә фондындагы тәрбия, балалар психологиясе һәм сәламәтлеге мәсьәләләре буенча басмалар барлык катлаулы сорауларга җавап бирергә ярдәм итә һәм тәҗрибәле киңәшләр бирә. Күргәзмә Гаилә елына багышланды һәм укучылар өчен файдалы булачак.

Поделиться: