«Җәйге маҗаралар» танып белү-уен программасы (0+)
17 июль көнне 15 нче санлы китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Җәйге маҗаралар» дигән танып белү-уен программасы уздырды. Чара барышында балалар үзләренең көчләрен, җитезлекләрен, тизлекләрен һәм тапкырлыкларын, күңелле хәрәкәтчән уеннарда һәм танып белү викториналарында укымышлылыкларын күрсәтә алды. Балалар «Китап санамышлары», «Кайтаваз», «Могҗизалар салынган эшләпә» һ.б. уеннарда үзләре укыган әсәрләрне искә төшерде. Бик теләп «Җәйге табышмаклар»ны чиштеләр. Шулай ук зур кызыксыну белән һәм мавыгып, балалар «Карбыз узышлары», «Күңелле туп» хәрәкәтчән уеннарында катнашты һәм «Шалкан» әкиятен сәхнәләштерде. |