«Үртәгечләр, табышмаклар, куышлы һәм качышлы» активити-фолк (0+)
17
Июль 2024
Чәршәмбе
16 июль көнне 24 нче санлы китапханә «Үртәгечләр, табышмаклар, куышлы һәм качышлы» дигән гаилә чарасы уздырды. Балалар һәм аларның ата-аналары, Фольклор көненә багышланган күңел ачу чарасында катнашып, вакытларын менә дигән итеп уздырды. Алар спорт ярышларында көч сынашты, башваткычлар чиште, мәкаль һәм әйтемнәрне белүдә ярышты, «татлы» табышмакларны чиште, һәм шулай ук яңа үзенчәлекле интерпретациядә «Теремкәй» әкиятен тәкъдим итте. Музыкаль бизәлеш һәм сабын куыклары чарага бәйрәм һәм күңел ачу рухы өстәде. |