«Бакчада бар барсы да!» күргәзмәсе (16+)

16 июль көнне 12 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Бакчада бар барсы да!» дигән күргәзмәгә күзәтү уздырды.

дача огород
1721122151644
1721125373638
1721125908165

Бакча ял итү һәм рәхәтләнеп эшләү өчен бик яхшы урын, ул хезмәт сөючәнлек һәм түземлелек таләп итә. Бакчада эшләү шатлык хисләре тудыра, арыганны бетерә. Һәр бакча хуҗалары кебек үк үзенчә кабатланмас. 

Күзәтү вакытында укучылар күп кенә сорауларына җавап һәм йорт яны һәм ерак бакчаларда еш үстерелә торган яшелчә, чәчәк, җиләк-җимеш куаклары һәм җимешле агачларның барлык төрләрен үстерү буенча мәгълүмат алды. Иске чиләктән ыслау өчен савыт ясау, гриль-камин төзү, раскладушкадан ятып тору урыны һ.б. ясау серләре белән уртаклаштылар.                                                                           
Күргәзмәдә китаплар, журналлар, белешмәлекләр тәкъдим ителде, аларда китапханәгә килүчеләр бакча территориясен матурлау, уңай шартлар тудыруга кагылышлы бик күп файдалы киңәшләрне тапты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: