«Халык фольклорының алтын сибелмәсе» (0+)
16 июльдә 5 нче санлы китапханәдә яшь китап сөючеләр өчен бердәм фольклор көне уңаеннан «Халык фольклорының алтын сибелмәсе» дигән фольклор бәйрәме үтте. Россия халкы тамырлары белән халык иҗатына барып тоташучы бай мәдәнияткә ия, һәм шунлыктан борынгы бабаларыбызның гореф-гадәтләре үсеп килүче буын өчен бик мөһим. Балалар рус халык әкиятләре, такмаклары, җырлары, әйтемнәре дөньясына кереп чумды. Рус халкының тормыш-көнкүрешен, ышануларын чагылдыручы халык авыз иҗаты турында мәгълүмат алдылар. Фольклорның төрле жанрлары: санагычлар, хикәятләр белән таныштылар, тизәйткечләрне әйттеләр һәм «Колобок» җыр-әкиятен карадылар. Табышмаклар чишеп, үзләренең белемнәрен, укымышлылыкларын күрсәттеләр һәм барысы бергә «Гөрләвек» уенында катнаштылар. Фольклор көне китапханә һәм аның нәни укучылары өчен матур һәм онытылмас вакыйга булды. |