11 июль көнне 23 нче санлы китапханәдә, Бөтендөнья шоколад көне кысаларында, «Китапханәдә татлы көн» дигән әдәби уен уздырылды.
Китапханәчеләр чарада катнашучыларга шоколад тарихыннан бик күп кызыклы мәгълүматлар белән таныштырды, ни өчен аның шулай аталуы, какаоны безгә каян алып килүләре, шоколадны кайсы илдә күбрәк ашаулары, Шоколад көненең кайчан билгеләп үтелә башлавы турында сөйләде. Катнашучылар аның файдасы, шоколад музейлары, шоколадка һәйкәл турында кызыклы фактларны белде.
Чара барышында балалар «Тәмле тамак геройлар» викторинасы сорауларына җавап бирде һәм «Тәмле тамак җәнлекләр», «Төшермичә тотып уз», «Кем шпион», «Бу нинди татлы ризык?» кебек күңелле бәйгеләрдә катнашты; «Шоколадлы китаплар» ребусын чиште; «шоколадлы пазл»ны җыйды.
Чара азагында әлеге тәмле шоколадның безгә ни рәвешле килеп керүе турында сөйләүче «Горько – сладкая история шоколада» мавыктыргыч мультфильмын карадылар.
If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.
|