«Язмыш һәм талант чикләре: Василий Шукшин» әдәби күзәтү (18+)

11 июль көнне 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәгендә күренекле совет язучысы Василий Макарович Шукшинның тууына 95 ел тулуга багышланган «Язмыш һәм талант чикләре: Василий Шукшин» дигән әдәби күзәтү узды. Катнашучылар Василий Шукшин тормышындагы иң әһәмиятле вакыйгалар, аның «авыл прозасы»н язу белән бергә, актерлык һәм режиссерлык эшен дә уңышлы алып баруы турында белде. Шукшин геройлары –  гади рус кешеләре, хезмәтчәннәр, авылда яшәүчеләр. Аларның тормышы җиңел түгел, шулай да алар күңелләрендә иң төп нәрсәне – изгелек, ихласлылык, кешеләргә ышанычны саклый. Актер Василий Шукшин «Калина красная» фильмы чыкканнан соң халык күңелен яулый һәм дан казана. Чара презентация белән үрелеп барды.

кегнкег
IMG-20240711-WA0005
IMG-20240711-WA0004

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: