«Уен вакыты» әкияти уен мәйданчыгы (0+)

10 һәм 11 июль көннәрендә 10 нчы санлы китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны импровизацияләнгән әкияти уен мәйданчыгына чакырды. 
Әкият – гаҗәеп укытучы, күңелгә сихәт бирүче, акыллы әңгәмәдәш. Китапханәчеләр балаларның әкиятләр укырга яратуына тагын бер кат инанды. 
Уен мәйданчыгында балаларны әкиятләр буенча бик күптөрле уеннар, бәйгеләр һәм викториналар көтте, алар беркемгә дә ямансуларга ирек бирмәде. «Китап артыннан йөгер» китапханә эстафетасы, «Әкияти үзгәрешләр» һәм «Тылсымлы әйберләр картотекасы» бәйгеләре, «Табышмакларда әкият геройлары» викторинасы, «Әкият йорты төзибез» уены һ.б.  

апорапоапоа
10ф. «Игротайм». Конкурс «Картотека волшебных предметов»
10ф. «Игротайм». Библио-эстафета «Бегом за книгой»
10ф. «Игротайм». Викторина «Герои сказок в загадках»
10ф. «Игротайм». Игра «Строим сказочный домик»
10ф. «Игротайм». Конкурс «Сказочные превращения»
10ф. «Игротайм». Что может быть лучше сказки
10ф. «Игротайм»

Чара кызыклы, күңелле һәм файдалы үтте, балаларның шат көлү авазлары яңгырап торды. Уен тәмам, әмма әкият балалар белән мәңгегә калачак, бары тик китапны ачарга һәм укырга кирәк. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: