«Китап белән балалар бакчасына» китап десанты (0+)

10 июль көнне балалар бакчасына «Китап белән балалар бакчасына» исеме астында китап десанты төште. Балаларны кече яшьтән үк китап укуга җәлеп итү, үзләренә булачак укучылар тәрбияләү өчен, китапханәчеләр балалар янына кунакка үзләре килде. Матур ишегалдында өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр җыелды. Балаларны әкият геройлары Гүзәл Елена һәм Көлмәс Патша кызы каршы алды. 

нонононо
23ф. Книжный десант «С книгой в детский сад»………..
23ф. Книжный десант «С книгой в детский сад»……….
23ф. Книжный десант «С книгой в детский сад»…….
23ф. Книжный десант «С книгой в детский сад»……
23ф. Книжный десант «С книгой в детский сад»…..
23ф. Книжный десант «С книгой в детский сад»…
23ф. Книжный десант «С книгой в детский сад»..
23ф. Книжный десант «С книгой в детский сад».

Очрашу кызыклы, күңелле узды һәм файдалы мәгълүматларга бай булды. Балалар «Әкият героен таны», «Югалган әйберләр белән сандык», «Яхшы, явыз» кебек бәйгеләрдә катнашты. Геройлар белән бергә мәктәпкәчә яшьтәге балалар бик теләп уен һәм бәйгеләрдә катнашты, табышмаклар чиште, әкият сорауларына җавап бирде. Китапханәчеләр яшь укучыларга китаплар тупланмасы әзерләде, анда матур рәсемле балалар китаплары һәм журналлар тәкъдим ителде. Кызларга һәм малайларга бу очрашу бик ошады! Барысына да бик кызыклы булды, чөнки китаплар белән аралашу нәниләрне рухи яктан баета, аны яхшырак һәм күркәмрәк итә.
Чара азагында китапханә хезмәткәрләре барлык балаларны да китапханәгә кунакка чакырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: