«Җәнлекләр һәм кошлар китап битләрендә» уен турниры (6+)

Җәй ул вакытны урамда уздыру өчен яхшы сәбәп: кояш нурларында җылынырга һәм азрак кызынырга, яшеллеккә сокланырга, саф һавада хәрәкәтчән уеннар уйнарга. 
10 июль көнне шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре балалар буш вакытларын файдалы итеп уздырсыннар дип тырышты. Китапханәдә алар «Җәнлекләр һәм кошлар китап битләрендә» дигән уен турниры үткәрде.

итпт
89859a8d-28ed-407b-8fa9-c3fc134c6275
c1cdaf57-3c61-4a41-bb9a-a1406b7a4c67
c81626a2-b971-47d1-8f22-c645339d2e09
e87df7c5-558d-4bbf-9c22-373a2c3cd4ee
b9740ae6-0ba0-42ac-b45b-ff1d4254a5c7

Уен турнирында катнашучылар күренекле балалар язучылары В. Бианки, Б. Житков, В. Чаплина, М.М.Пришвиннарның иҗат үзенчәлекләре белән танышты. Хайваннар турында бик күп кызыклы фактларны белделәр. «Бу кем?», «Иң-иңнәр», «Хайваннар турында кызыклы сораулар», «Исемне ата» кебек төрле бәйгеләрдә катнаштылар. Кошлар һәм җәнлекләр турында табышмакларны чишеп, үзләренең зирәклекләрен күрсәттеләр. 
Яхшы кәефне кесәгә яшереп булмый – балаларның шат елмаюлары моңа дәлил!!!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: