«Ромашкалы кәеф» танып белү-уен сәгате (6+)
9
Июль 2024
Сишәмбе
8 июль, Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, 1 нче санлы мәгълүмати китапханә үзәге Гренада паркында «Ромашкалы кәеф» дигән танып белү-уен сәгате уздырды. Китапханәчеләр чыгышы белән борынгы Муром шәһәренә барып тоташучы бәйрәмнең килеп чыгуы, анда яшәүчеләрнең изгеләр кенәз Петр һәм аның хатыны Февронияне олылавы турында сөйләде.
|