«Пётр һәм Феврония: гасырлар аша мәхәббәт» тарихка экскурс (18+)

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне – ел саен 8 июльдә билгеләп үтелүче бәйрәм. Изге Пётр һәм Феврония әлеге бәйрәмнең символы булып санала. Аларның гаиләсе идеаль христиан гаиләсе үрнәгенә әйләнгән. Ә президент указы белән Гаилә елы дип игълан ителгән 2024 елда бу көн аеруча әһәмиятле.
8 июль көнне 1 нче санлы китапханә «Пётр һәм Феврония: гасырлар аша мәхәббәт» дигән исем астында тарихка экскурс үткәрде. Китапханәче чарада катнашучыларга озак һәм бәхетле гомер иткән һәм бер көндә – 1228 елның 8 июлендә вафат булган Петр һәм Феврония турында легенданы сөйләде. Аннан соң «Гаилә – бөек мәхәббәт патшалыгы» слайд-презентациясен карау оештырылды. Катнашучылар гаиләнең әһәмияте, үз гаиләләрендәге гореф-гадәтләр һәм үзара мөнәсәбәтләр турында үз фикерләрен белдерде. «Теләкләр ромашкасы» әңгәмәсендә гаилә турында мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, ромашка турында халык легендалары белән таныштылар, ромашка һәм гаилә бәхете турында шигырьләр укыдылар. Шулай ук «Бәхет ромашкасы» бәйгесе уздырылды — чарада катнашучылар, чәчәк таҗларын өзеп алып, анда күрсәтелгән биремнәрне башкарды. 

вараравр
IMG_20240628_122106
IMG_20240701_133306
IMG_20240705_111433
IMG_20240708_102342
IMG_20240708_111521
IMG-20240708-WA0042(1)
IMG-20240708-WA0049

Чара «Барысы да гаиләдән башлана» дигән китап күргәзмәсе белән үрелеп барды.
Шулай ук бу көнне китапханә «Теләкләр ромашкасы» акциясе уздырды. Китапханә хезмәткәрләре чарага килүчеләрне бәйрәм белән котлады, матур теләкләр язылган ромашка таҗларын өзеп алырга тәкъдим итте. Теләге булганнар ромашка таҗларына бәйрәм уңаеннан әйләнә-тирәдәгеләргә теләкләрен яза алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: