«Иң кадерле сүз – гаилә» акциясе (6+)

8 июль көнне җылы һәм рухландыручы бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Гаилә – ул кеше тормышында иң кадерле, иң мөһим нәрсә. Гаилә – ул якын һәм туган кешеләр, без яраткан, без кайгырткан, бары тик яхшылык һәм бәхет кенә теләгән кешеләр. Нәкъ менә гаиләдә без яратырга, җаваплылыкка, кайгыртырга һәм ихтирам итәргә өйрәнәбез. Һәм бу бәйрәм көнендә 8 нче санлы китапханә хезмәткәрләре акция уздырды, анда балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән танышты, нәрсә ул гаилә һәм үзебезнең якыннарыбыздан без нәрсәгә өйрәнә алабыз дигән сораулар буенча фикер алышты. Яшь укучылар «Назлы итеп ата», «Кем турында сүз бара» уеннарында катнашты, гаилә турында мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерде. Җавап вариантлары белән танып белү викторинасы балаларны Россиядә элек-электән гаилә һәм никахны саклаучылар буларак олыланучы, мәхәббәтләре авыруны, мәкерлекне, алдауны һәм хәтта үлемне җиңгән Петр һәм Феврония легендасы белән таныштырды.

апрпараврав
13 ф. 08.07.24 фото 2
13 ф. 08.07.24 фото 3
13 ф. 08.07.24 фото 4
13 ф. 08.07.24 фото 5
13 ф. 08.07.24 фото1

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: