«Китап – гаиләбезнең дусты» аралашу сәгате (6+)

5 июль көнне 17 нче санлы китапханә хезмәткәрләре Гаилә елына багышланган чара уздырды. Китапханә гаиләләре белән килгән укучыларына кунакчыллык күрсәтеп, үз ишекләрен ачты. Чараның программасы гаиләләр белән танышу, уеннар, перәннекләрне бизәү буенча мастер-классны үз эченә алды. 
Чара кунаклары бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында белде, «Көйне таны» уенында, «Китап битләре буйлап» бәйгесендә, викторинада катнашты, җырлады, табышмаклар чиште. Чара мастер-класс белән тәмамланды. Анда катнашучылар матур перәннекләрне үз куллары белән бизәргә өйрәнде. 
Китапханәнең укучысы –  Слугина Ксения барысы белән дә бик тәмле, гаилә белән пешерергә мөмкин булган перәннекләр рецепты белән уртаклашты һәм аны бизәү ысуллары турында сөйләде. 

gfhfghdsah
IMG_20240619_143049
IMG_20240619_143340
Книга – наш семейный друг
Книга наш семейный друг
Книга- наш семейный друг
Книга – наш семейный друг (2)

Катнашучылар китап формасындагы перәннекләр алды һәм нечкә тишекле кондитер капчыгы һәм глазурь ярдәмендә үзләренең яраткан китабы исемен язды, матур бизәкләр төшерде. Перәннекләр тәмле генә түгел, ә бик матур һәм эчтәлекле килеп чыкты. 
Мастер-класста катнашучылар бик канәгать калды, алар буш вакытларын файдалы һәм кызыклы итеп уздырды, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтә алды, матур рәсемле уникаль перәннекләр ясарга өйрәнде.  

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: