«Без табигать белән дус, безгә чүп кирәк түгел!» танып белү-уен сәгате (0+)

4 июль көнне 10 нчы санлы китапханә балалар бакчасы хезмәткәрләре белән берлектә экологик темага чара уздырды. «Чисталык җыештырган җирдә түгел, ә пычранмаган җирдә» сүзләре чараның шигаре булды.
Чара барышында балалар чисталыкның иң зур дошманы – чүп икәнлеген белде. Китапханәче чүпнең каян килеп чыгуөы, аның нинди булуы һәм табигатьтә күпме вакыт эчендә таркалуы турында сөйләде. Шуннан соң чүп булмасын өчен үзеңне ничек тотарга һәм нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикер алыштылар. 

Слайд3
10ф. «Мы с природой дружим, мусор нам не нужен!». игра-соревнование «Сортировка мусора»
10ф. «Мы с природой дружим, мусор нам не нужен!». конкурс «Эколята»
10ф. «Мы с природой дружим, мусор нам не нужен!». эстафета «Спасем обитателей озера»

Чараның икенче өлешендә командаларга бүленеп, яшь китап сөючеләр  «Нәни экологлар» бәйгесендә катнашты, анда чүп җыюда ярышты, «Күлдә яшәүчеләрне коткарабыз» эстафетасында һәм  «Чүпне бүлү» уен-ярышында көч сынашты.
Чара файдалы булгандыр һәм балалар җирне пычратырга, теләсә кая чүп ташларга ярамавын һәм планетабыз чиста булырга тиешлеген аңлагандыр дип ышанып калабыз, Чара аларны һәрбер кешенең җир һәм су чисталыгы өчен җаваплы булуы турында уйланырга мәҗбүр иткәндер дип уйлыйбыз. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: