«Минем гаиләмә чын күңелдән» мастер-классы (0+)
3
Июль 2024
Чәршәмбе
З июль көнне шәһәр үзәк китапханәсе каршындагы мәйданчыкта Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан кул эшләнмәләре ясау буенча мастер-класс узды. Башта балалар гадәти булмаган бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, аның йолалары белән кыскача танышты. Алар әти-әниләре, абый-апалары, әби-бабайлары белән бергә вакытларын ничек уздырулары турында сөйләде. Яшь катнашучыларга үзенең яраткан гаиләсенә багышлап аппликация (открытка) ясарга тәкъдим ителде. Китапханәчеләр җитәкчелеге астында төсле кәгазьдән төрле фигуралар, атлар, йөрәкләр, чәчәкләр кисеп, аларны ябыштырдылар. |