«Кыр, болын, урман чәчәкләре» экологик сәгате (18+)

Чәчәкләр – табигатьнең иң гүзәл һәм гаҗәеп иҗат җимешләренең берсе. Алар төрледән-төрле төсләре, искиткеч хуш исләре, матурлыклары белән сокландыра. Чәчәкләр яхшы кәеф һәм матурлыкны тою хисләре бүләк итә. Алар турында легендалар, әкиятләр бик күп иҗат ителә, шигырьләр һәм җырлар языла. 
3 июль көнне 1 нче санлы китапханә эко-сәгать уздырды. Китапханәче чарага килүчеләргә кызыклы чәчәкләр дөньясы турында сөйләде, әлеге үсемлекләр турында бәян итүче мифлар һәм легендалар белән таныштырды. Китаплар ярдәмендә викторина сорауларына җавап биреп, алар бик күп кызыклы фактларны белде һәм кыр, болын, урманнарда үсүче чәчәкләрнең атамаларын искә төшерде. 
Чара «Барысы да чәчәкләр турында» дигән китап күргәзмәсе белән үрелеп барды.

Поделиться: