Каюм Насыйри исемендәге туган якны өйрәнү эшләре I Республика бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады (12+)

Татар мәгърифәтчесе, тел белгече, язучы, тарихчы, этнограф Каюм Насыйриның туган көнендә – 14 февральдә,  Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Каюм Насыйри исемендәге туган якны өйрәнү эшләре I Республика бәйгесен башлап җибәрде. Исегезгә төшерәбез, 2025 елда Татарстанда Каюм Насыйриның 200 еллыгы зурлап билгеләп үтеләчәк.  

Бәйге 2024 елның 1 февраленнән 1 декабренә кадәр үткәрелә.

Бәйгенең төп максатлары – Татарстан Республикасы тарихы турында тарихи хәтерне саклау, туган як тарихын өйрәнүнең әһәмиятен тулаем аңлауны булдыру, үсеп килүче буынны белем алу-танып белү һәм эзләнү эшчәнлегенә стимуллаштыру, гаилә һәм коллектив архивыннан мәгълүмат җыю, халык арасында тарихны белүнең әһәмиятен популярлаштыру. 
Бәйгедә Татарстан Республикасында яшәүче 16 яшьтән өлкәнрәк кешеләр катнаша ала. Бәйгегә индивидуаль эшләр дә, төркемле эшләр дә кабул ителә.  

Бәйге эшләре түбәндәге номинацияләрдә башкарыла ала:
– «Туган авыл, шәһәр бистәсе тарихы»;
– «Локаль мифлар һәм легендалар, көч урыннары (табигать һәйкәлләре һәм изге урыннар һ.б.)»;
– «Үткәннәрнең артефактлары» (музей коллекцияләре һәм аерым экспонатлар, тарихи реликвияләрнең тарихын тасвирлау)
– «Туган якны өйрәнү маршрутлары һәм юлкүрсәткечләре».

Җиңүчеләр түбәндәге призларга ия булачак:

I урын – 80 000 сум;
II урын – 40 000 сум;
III урын – 20 000 сум;
АНО «ТН-Мирас»тан махсус приз.

Бәйге читтән торып үткәрелә. Бәйгедә катнашучыларның эшләре читтән торып ике этапта каралачак.

Тулырак бәйгенең нигезләмәсендә укыгыз

 

 

Поделиться: