«Җәй. Китап. Без!» китап укучы эскәмия (6+)

27 июнь көнне китапханә хезмәткәрләре «Җәй. Китап. Без!» дигән китап укучы эскәмия оештырды. Матур китап күргәзмәсендә китапханәдә булган иң яңа һәм кызыклы балалар китаплары, өлкәннәр өчен журналлар тәкъдим ителде. Күргәзмә кояшлы җәй көнендә китапханә бинасында гына түгел, ә үз йортың янында эскәмиягә утырып китап уку мөмкинлеге тудырды. 

упппапап
23ф. Читающая скамейка «Лето. Книга. Мы!» (6 ) (3)
23ф. Читающая скамейка «Лето. Книга. Мы!» (6 ) (4)
23ф. Читающая скамейка «Лето. Книга. Мы!» (6 ) (5)
23ф. Читающая скамейка «Лето. Книга. Мы!» (6 )
23ф. Читающая скамейка «Лето. Книга. Мы!» (6 ) (2)

Китапханәчеләр китап һәм аның барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Шигъри күнегү уздырдылар: катнашучылар мәктәп программасына кертелгән шигырьләрдән юлларны искә төшерде. Яшь китап сөючеләр өчен «Укы әле! Уйна әле!» дигән тематик мәйданчык; шарлардан һәм күңелле наклейкалардан яраткан мультфильмнарындагы кызык персонажларны ясау буенча иҗади остаханә эшләде. Балалар күңелле бәйгеләрдә, пазл-викторинада катнашты, табигать турында табышмакларны чиште.

Катнашучылар үзләренең яраткан китаплары турында сөйләде һәм китаплары белән фотога төште. Чара бик кызыклы, файдалы һәм күңелле узды. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: