«Без Китап йортына барабыз!» экскурсиясе (6+)

25 июнь көнне 23 нче санлы китапханәдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Без Китап йортына барабыз!» дигән экскурсия үткәрелде.
Балаларны «Китап патшабикәсе» каршы алды һәм үзенең «Китаплар патшалыгы»на алып кереп китте. Экскурсия барышында ул яшь китап сөючеләргә китапханә турында сөйләде, эш графигы белән таныштырды, китапханәгә ничек язылырга икәнлеген аңлатты һәм китапханә китапларын куллану кагыйдәләрен искә төшерде. Балалар «формуляр», «китапны куллану вакыты», «ачык фонд», «китапларны саклау бүлеге», «буккроссинг» төшенчәләренең мәгънәсен белде.

арараооо
23ф. Экскурсия «Мы идем в Книжкин дом!»……..
23ф. Экскурсия «Мы идем в Книжкин дом!»…….
23ф. Экскурсия «Мы идем в Книжкин дом!»…..
23ф. Экскурсия «Мы идем в Книжкин дом!»..
23ф. Экскурсия «Мы идем в Книжкин дом!»

Китапханәнең балалар бүлегендә китапларга күзәтү ясалды, балалар язучылары турында кыскача мәгълүмат алдылар, үзләренең күңеленә хуш килгән китапларны карадылар. «Китап патшабикәсе» ни өчен китаплар арасында аергычлар торуын, укучыларның үзләрен кызыксындырган әдәбиятны ничек таба алуын һәм ни өчен китапханәдә берничә бүлек булуын аңлатты. 
Экскурсия азагында әдәби викторина үткәрелде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: